Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда укучыларны “Россия бөркетләре” сафына кабул иттеләр

Барлыгы 685 укучы Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга сүз бирде.

(10 ноябрь, “Апасттово-информ”).



«Россия бөркетләре» программасы башлангыч сыйныф укучыларының социаль активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән. «Россия бөркетләре» «Мәгариф» милли проектының «Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү» федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.
Апас урта мәктәбендә 1-4 сыныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафына багышлау тантанасы узды. Биредә 305 укучы тантаналы төстә “Россия бөркетләре” сафына кабул ителде.


Тантана Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннарын башкару белән башланды. Балалар “бөркет»ләр турындагы риваять тыңладылар, аларның кануннары белән таныштылар. Үзләре дә «Россия бөркетләре гимны»н башкарып Ватанны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр кылырга вәгъдә бирделәр.


Апас урта мәктәбе директоры Гүзәлия Зиятдинова укучыларны җылы сәламләп, ихлас теләкләрен ирештерде.

“Үзара дус булып, ярдәмләшеп, алга омтылып яшәгез, туган илебезнең, туган республикабызның лаеклы гражданнары, чын патриотлары, әти-әниләрегезнең олы горурлыгы һәм ныклы таянычы булыгыз”, - дип теләде Гүзәлия Зиятдинова.


Балаларга Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы, районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина, “Алдынгылар хәрәкәте”нең муницпаль кураторы Гөлназ Хантимирова, район мәгариф бүлеге методисты Ләйлә Әхмәтҗанова тәбрикләү сүзләрен ирештереп, тантаналы төстә түшләренә “Россия бөркетләре”билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев