Реклама
Җәмгыять
Районда укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик иттеләр
Каратун мәдәният йортында мөгаллимнәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды.
(5 октябрь, “Апастово-информ”).
Район башлыгы Айрат Җиһаншин укытучыларны кайнар сәламләп, бәйрәм теләкләрен ирештерде.
“Хөрмәтле укытучылар! Сез белем иленә ишек ачучы, һәркемнең тормышында якты эз калдыручы, юл күрсәтүче хөрмәтле һәм мактаулы һөнәр ияләре! Бәйрәмегез котлы булсын. Хезмәт уңышларына сөенеп, укучыларыгызның хөрмәтеп тоеп, рәхмәтләрен ишетеп яшәргә язсын. Сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек телим”, - диде район башлыгы.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева мөгаллимнәргә олы ихтирамын белдерде, хезмәт уңышлары теләде.
Алдынгы, нәтиҗәле эшләүче укытучыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының “Тәрбия һәм белем бирүдә Россия Федерациясенең Мактаулы хезмәткәре” һәм “Һөнәренә тугърылык” күкрәк билгеләре, Мактау Грамоталары тапшырылды. “Сәләт” балалар иҗаты йорты хезмәткәрләре район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шулай ук район эчке бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин яшьләр арасында хокук бозуларны кисәтү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барган остазларга Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район мәдәният йорты каршында эшләп килүче Земфира Мөхәммәтшина җитәкчелегендәге Апас халык театры коллективы Шәриф Хөсәеновның данлыклы «Әни килде» драмасын тәкьдим иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев