Районда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең беренче утырышы үтте
Комиссия членнары язгы чакырылышка тәкъдим ителгән егетләрне кабул иттеләр.
(6 апрель. “Апастово-информ”).
1 апрельдән хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды. Ул 15 июльдә тәмамланачак. Хәрби хезмәткә 18-27 яшьлек егетләр китәчәк. Алар бер ел хезмәт итәчәк. Егетләр махсус хәрби операция урынына җибәрелмәячәкләр. Районнан бу язгы чакырылышта 25 егетне армия сафларына озату планлаштырыла.
Чакырылыш комиссиясе әгъзалары һәр егетне шәхсән кабул итте, егетләргә хезмәтләрендә уңышлар теләделәр, киңәшләрен бирделәр.
Комиссия үз эшен иртәгә дә дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев