Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районда хәтер көне уңаеннан репрессия корбанын хөрмәтләп бүләкләр тапшырылды

30нчы октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне.

Бүгенге көндә районыбызда реабилитацияләнгән бер кеше яши. Ул - Бибинур апа Бәдертдинова. Район Советы аппараты җитәкчесе Ринат Гыйльфанов район башлыгы, башкарма комитеты исеменнән аңа өйенә барып бүләкләр тапшырып кайтты.
Бибинур апа Бәдертдинова авыр язмыш кичергән өлкән кеше. Сәяси репрессиянең дәһшәтле елларында күргән гаделсезлекләр аның күңелендә хәзергәчә саклана.
“Ул чактагы авырлыкны ил белән күрдек, ил белән кичердек. Бүгенгесе көннән канәгать. Мине шулай олылавыгыз өчен барыгызга да - район башлыгына да, һәр җаваплы кешегә дә олы рәхмәт”, - дип бүләкләрне кабул итеп алды Бибинур апа.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев