Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда “Зилант” студентлар отряды ярдәм кулы суза

Апаста Казан шәһәренең төрле югары уку йортлары студентларын берләштергән социаль отряд эшли.

 

(30 гыйнвар, “Апас-информ”).



“Зилант” отрядына Апасның аграр көллият студентлары да кушылды. Алар бергәләп район мәктәпләрендә булып, күңелле квиз-уеннар оештыра, мастер-класслар тәкъдим итәләр һәм өлкәннәргә, хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә булышалар.

 

“Без төрле уку йортларында белем алучы яшьләр бер йодрыкка тупланып изге эш – башкару нияте белән Апаска килдек. Аграр көллият студентлары белән дә таныштык. Чөнки эш тәҗрибәбезне Апас яшьләре белән дә уртаклашасыбыз килә. Алар безгә бик теләп кушылды. Без атна дәвамында районда бергәләп социаль-патриотик акцияләр уздырабыз, мәктәп укучылары белән очрашабыз, өлкәннәргә һәм хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итәбез”, - дип белдерде отряд җитәкчесе Мария Хан.


“Зилант” отряды яшьләрен районда бик җылы каршы алдылар. Аларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова сәламләп, уңышлар теләде.


Отряд Дәвеш мәктәбе укучылар белән очраштылар, “Зөя” ял һәм сәламәтлек үзәге белән таныштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев