Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Райондашлар янгында зыян күргән гаиләнең хәлен белә

Апаста яшәүче 5 балалы Рөстәм һәм Айгөл Насыйбуллиннар гаиләсе янгын чыгу нәтиҗәсендә йорт-җирсез калды.

(3 июль, “Апастово-информ”).



Бәлага юлыккан гаилә язмышына райондашлар да битараф калмый. Колгынада яшәүче Лилия Нуруллина гаиләгә корбан ите китергән. Бу хакта шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина хәбәр итте.


“Бәлага юлыккан Насыйбуллиннар гаиләсе кайгыртуга мохтаҗ. Алар өчен һәр ярдәм чарасы зур сөенеч”, - диде Луиза Сафина.


Насыйбуллиннар гаиләсендә берсеннән-берсе кечкенә 5 бала үсә. Олы кызларына 10 яшь, иң кечкенә кызларына бары тик 1 яшь тә 8 генә ай.

Янгын көндезге сәгатьләрдә чыга. Бу вакытта балалар урамда уйный. Йортның хуҗабикәсе йорт эшләре белән мәшгуль булып йөргән чакта, балалары кереп мунчадан төтен чыгуын хәбәр итә. Янгын мунчадагы электр чыбыгының кыска ялганышыннан чыга. Аннан сарайларга, өйгә тарала. Янгын сүндерүчеләргә бик озак ут белән көрәшергә туры килә. Бүгенге көндә тикшерү эшләре дәвам итә.


Насыйбуллиннар гаиләсенә тораклы булу, үз йортларында ишле гаилә булып яшәү өчен ярдәм кирәк. Тамчыдан күл җыела диләр, барыбыз да хәлдән килгән кадәр ярдәм итсәк иде.

Насыйбуллин Рөстәм Фәнил улының “Ак Барс” һәм “саклык банкы” карталары 89376295066 номерына бәйләнгән.

Без күчергән һәр 100 сум алар өчен зур ярдәм, үзебезгә савап булыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев