Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райондашларга салкын көннәрдә газ җиһазларын кулланганда куркынычсызлык чараларына аеруча игътибарлы булырга киңәш итәләр

Район газчылары белдерүенчә, гадәттә, һава температурасы кискен үзгәргәндә, вентиляция каналларының туңуы күзәтелә. Тышкы һәм эчке температуралар аермасы аларның бозланып тыгылуына китерергә мөмкин. Шуңа күрә салкын көннәрдә төтен һәм вентиляция каналларының башларын даими тикшереп тору зарур. Газ мичен кабызыр алдыннан иң элек җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларының тарту дәрәҗәсен тикшерергә кирәк. Моның өчен газ җиһазының күзәтү тәрәзәсенә (кабызмыйча!) тар гына кәгазь кисәген якын китерегез. Кәгазь кисәге газ приборының күзәтү тәрәзәсенә таба тайпылса, димәк, тарту көче бар, ә кирегә кагылган очракта тарту көче юк, дигән сүз.

Исегездә тотыгыз:
- Җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларын тикшермичә көнкүреш газ приборларыннан кулланырга ярамый - бу сөрем газыннан агулануга китерергә мөмкин;
-Приборларның куркынычсызлык автоматикасының эшкә сәләтлелегенә аерым игътибар бирү сорала;
- Газ плитәсен бүлмәләрне җылыту, киемнәр киптерү һәм башкалар өчен кулланмагыз.
- Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга газ приборларын кулланырга рөхсәт итмәгез.
- Эшләүче газ җиһазларын караучысыз калдырмагыз.
- Күпфатирлы торак йортларда төтен чыгару һәм вентиляция каналларын тикшерү белән идарә итүче оешмалар шөгыльләнергә тиеш булганга күрә, әлеге җиһазларны тикшерү өчен махсус белгечләргә керү мөмкинлеген бирегез.
- Газ җиһазларының төтен чыгару торбаларын җилләтү каналларына тоташтырмагыз.
Газ исен сизгән очракта кичекмәстән: газ приборларыннан куллануны туктатыгыз, газүткәргеч краннарын ябыгыз, бүлмәне җилләтү өчен тәрәзәләрне һәм форточкаларны ачыгыз, электр приборларын кабызмагыз һәм сүндермәгез, тиз арада бу урыннан чыгыгыз һәм газ исе булмаган, куркынычсыз урыннан 04, 104 (мобиль телефоннан) яки ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номеры– 112 буенча газ хезмәтенә хәбәр итегез, - дип кисәтә район газ хезмәте хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев