Райондашыбыз «Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе» булып танылды
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының конкурсы нәтиҗәләре буенча Сатламыш авылыннан Фаит Сабиров “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе” номинациясендә җиңү яулады.
(31 май, “Апастово-информ”).
Сатламыш авылыннан Фаит Сабиров үзенең шәхси хуҗалыгында 15 баш сыер тота. Аның хуҗалыгында барлыгы 28 баш терлек исәпләнә. Авыл халкының эшлеклелеген арттыру мәсьәләләре буенча узган зона киңәшмәсендә райондашыбызның тырыш хезмәте югары бәя алды. Ул “Иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе” номинациясендә җиңүче булып танылды. Аны Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров котлап, бүләкләр тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев