Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга эш сәфәре белән монополиягә каршы көрәш хезмәте вәкиле килде

Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь халыкны кабул итүләр үткәрде, күпсанлы сорауларга җавап бирде.

(6 октябрь, “Апастово-информ”).


Андрей Розенталь җитештерү-сәнәгать мәйданчыкларында – Каратун ашлык кабул итү пунктында, икмәк пешерү комбинатында булып, биредәге эш шартлары, продукция җитештерү технологияләре, үзенчәлекләре белән танышты, халыкны кабул итүләр уздырды, күпсанлы сорауларга җавап бирде.
Апас мәктәбенең 10-11 сыйныф укучыларына Федераль монополиягә каршы хезмәтнең (ФАС) ни белән шөгыльләнүе, аның юнәлешләре хакында сөйләде. Укучыларга “нәрсә ул конкуренция, ягъни көндәшлек", "кемнәр алар монополистлар", реклама хокуклары, административ хокук бозу күренешләре, телевидениеда реклама тибында бирелә торган мәгълүматларның сыйфаты һәм дөреслеге хакында аңлатты.
“Без законлылык, тигезлек, гаделлек сагында торабыз. Татарстанның шәһәр һәм районнары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Районнарга чыгып очрашулар үткәрәбез, гражданнар кабул итәбез, кече һәм урта эшмәкәрлек мәсьәләләре белән кызыксынабыз. Мәгариф учреждениеләрендә ачык дәресләр үткәрбез”, - дип белдерде ул.
Монополиягә каршы Федераль хезмәтенең республика буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Розенталь район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм район эшмәкәрләре белән дә очрашты. Биредә көндәлек эш барышында килеп чыга торган закончалык һәм федераль таләпләр белән бәйле мәсьәләр хакында сөйләп, дөрес хәл итү юнәлешендә киңәшләрен бирде. Очрашуда Татарстан Республикасының Инвестиция Венчур Фонды белгече Александр Шейко да катнашты. Ул җирле эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында сөйләде.
Районның икътисади үсешенә өлеш керткән эшмәкәрләр район башлыгының Рәхмәт хатына ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев