Районга эш сәфәре белән «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин килде
Әгъзам Гобәйдуллин райондагы үзгәрешләр, мөһим яңалыклар белән танышты.
(15 август, “Апастово-информ”).
Иң элек «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин район башлыгы Айрат Җиһаншин белән берлектә “Фәрештәнең алтын куллары» бөтенроссия волонтерлар оешмасы кысаларында оешып, киң эшчәнлек алып баручы, яу кырында көрәшүче хәрбияләргә ярдәм кулы сузучы районыбызның “Көмеш волонтерлар”ы белән очрашып, аралашты.
“Алга” яшүсмерләр клубының “Уңган килен” студиясендә оештырылган яралыларны коткару өчен тактик носилкалар тегү эшен карады.
“Бик изге һәм кирәкле эш башкарасыз. Исән-сау булыгыз”, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Биредә изге күңелле өлкәннәр тарафыннан хәрби госпитальләрдә дәваланучы яралылар өчен тактик носилкалар, эчке киемнәр һәм махсус сумка-янчыклар да тегү эше дәвам итә. Барлыгы 1500 тактик носилка тегеп тапшырылган.
«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин районда барган урып-җыю эшләренең барышы белән дә танышты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин районда урып-җыю эшләренең оешкан төстә баруы хакында әйтте.
- 1 гектардан уртача 29 центнер уңыш җыеп алына. Кырларда 60 комбайн эшли. Хезмәткәрләр һәрьяклап кайгыртыла, уңайлылыклар тудырыла. Көн дәвамында кайнар ризык белән тәэмин ителә,- дип таныштырды район башлыгы.
Әгъзам Гобәйдуллин “АгроАктив” хуҗалыгы кырларында икмәк язмышы өчен көрәшүче комбайнчылар белән очрашты. Аларга олы хөрмәтен һәм ышанычын белдерде.
“Хезмәтегез өчен рәхмәт. Алга таба да уңышлар насыйп булсын, - дип теләде җитәкче.
Комбайнчылар хуҗалыкның махсус премиясе һәм район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев