Районга эш сәфәре белән “Тормышны кадерлибез” хәйрия оешмасының Татарстан региональ бүлеге җитәкчесе Илнар Зиннәтуллин килде
Ул район башлыгы белән очрашып көмеш волонтерларның игелекле эшендә теләктәшлек белдерүе өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
(7 август, “Апастово-информ”).
Илнар Зиннәтуллин махсус хәрби операция башланган көннән бирле гуманитар ярдәм күрсәтүдә катнаша. Үзе үк хәрбиләргә әлеге ярдәмне тиешле урыннарга илтеп тапшыра. Махсус операция зонасында хәрбиләргә беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтә.
Илнар Зиннәтуллин “Алга” яшүсмерләр клубында районыбызның көмеш волонтерлары белән дә очрашты. Ул өлкәннәр белән ихлас әңгәмә корып, мөһим эш башкарганнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. “Алга” яшүсмерләр клубы җитәкчесе Илдар Салаватовка һәм районыбызның волонтерлар хәрәкәте кураторы Айгөл Идиятуллинага да Рәхмәт хатлары тапшырды.
“Фәрештәнең алтын куллары” бөтенроссия волонтерлар оешмасының ярдәме белән районыбызда махсус хәрби зонага җибәрү өчен носилкалар һәм башка күп кирәк-яраклар әзерләнә.
Өлкәннәребез узган ел ноябрь аеннан башлап, барлыгы 1500 носилка җыйганнар, 230 носилка һәм 440 сумка-янчыклар тегеп тапшырганнар.
“Фәрештәнең алтын куллары” оешмасының Апас бүлегенә иң актив, иң тырыш өлкәннәр җыелган. Сез бик мөһим һәм кирәкле эш башкарасыз. Без сезнең белән чиксез горурланабыз. Олы рәхмәт сезгә”, - диде Илнар Зиннәтуллин.
Очрашу бик җылы рухта узды.
Районыбызның көмеш волонтерлары үз чиратында гуманитар ярдәм әзерләү өчен кирәкле материаллар һәм җиһазлар белән дә тәэмин итеп торулары өчен Илнар Зиннәтуллинга рәхмәтләрен әйттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев