Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районга эш визиты белән Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков килде

Министр урынбасары балаларның җәйге ялы һәм эшче яшьләрнең тормышы белән кызыксынды.

 

(8 август, “Апастово-информ”). 
Эш сәфәре барышында Денис Лулаков “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү Үзәгендә булды. Ул биредәге эшчәнлек белән танышты, капиталь төзекләндерү эшләренең нәтиҗәсе белән кызыксынды, ял итүче балалар белән дә аралашты. Денис Лулаков Апаста балаларның ялы файдалы узуын һәм моның өчен тиешле шартлар тудырылуын билгеләп узды. 
“Бүгенге көндә Дәвеш авылында урнашкан “Свияга+” ял һәм сәламәтләндерү үзәгендә республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган 190 бала ял итә. Агымдагы елда барлыгы 650 бала ялын файдалы уздырып, сәламәтлеген ныгытып китте. Палаткалы лагерь да эшли. Ул үзенең 6нчы сменасын төгәлләде. 9нчы августтан 7нче смена үз эшен башлаячак”, - дип таныштырды Үзәкнең җитәкчесе Хәйдәр Булатов. 
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков яшьләр Үзәгендә районыбызның эшче яшьләре белән очрашты. Алар белән якыннан танышып, аралашты, шөгыльләре белән кызыксынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев