Районга яңа коммуналь хезмәт техникасы кайтты
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районнарга яңа коммуналь хезмәт техникалары ачкычларын тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында Апас районы да бар иде.
(23 январь, “Апастово-информ”).
“Агымдагы һава шартларында бик актуаль бүләк бу! Заманча техниканың булуы – коммуналь хуҗалык эшенең мөһим элементы ул. Районның коммуналь челтәрен яңартуга өлеш керткәннәре өчен Россия Президенты Владимир Путинга, Республикабыз Рәисе Рөстәм Нургалиевичка рәхмәт”, - дип язган район башлыгы Айрат Җиһаншин социаль челтәрендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев