Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның чыгарылыш сыйныф укучылары туган мәктәпләре белән хушлашты

Апасның Үзәк ял паркында чыгарылыш кичәсе узды

(23 июнь, “Апастово-информ”).


Быел район буенча 11 сыйныфны 49 укучы, 9 сыйныфны 192 укучы тәмамлап, тантаналы төстә кулларына өлгергәнлек аттестаты алды.


Чыгарылыш укучыларын район башлыгы Айрат Җиһаншин җылы сәламләп, укучыларга изге теләкләрен юллады.


“Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучыларыбыз! Мәктәп сезгә тиешле белем һәм тәрбия биреп кенә калмады, шулай ук шәхес булып үсәргә, талантларыгызны, сәләтләрегезне ачарга ярдәм итте. Хәзер сез киләчәккә зур планнар корып, олы тормышка аяк басу юлында торасыз. Һәрберегезгә үз юлыгызны табарга, куйган максатларга ирешергә язсын. Яшьлек елларыгызның кадерен белеп, зур тормышны матур итеп үтегез. Сезне белемле белгеч буларак туган ягыбызда көтеп калабыз. Кем кенә булсагыз да, нинди генә югары дәрәҗәләргә ирешсәгез дә туган Апасыбызны, авылыгызны, белем биргән укытучыларыгызны, дусларыгызны онытмагыз. Хәерле юллар сезгә! Уңышлар телим”, - диде район башлыгы.


Район башлыгы Айрат Җиһаншин укуда аеруча зур уңышларга ирешкән, Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган укучыларны да билгеләп узды, аларга ныклы белем биргән укытучыларга олы хөрмәтен белдерде. Быел гел “5“ле билгеләренә генә укыган 11 унберенче чыгарылыш сыйныф укучысы кызыл аттестатка һәм Рәсәй Федерациясенең медальләренә лаек булды. 21 тугызынчы сыйныф укучысы кулларына кызыл аттестат алды. 23 укучысы бердәм Дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырды. Иске Йомралы мәктәбе укучысы Алисә Абделвәлиева рус теле буенча 93 балл җыйган, Борнаш мәктәбе укучысы Камил Җәләлиев математика фәненнән 90 баллга тапшырган.


Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева да укучыларга якты юллар теләде һәм зур ышанычын белдерде.


“Сез әти-әниләрегезнең лаеклы дәвамчылары булырсыз, аларның өметләрен акларсыз, районыбызның, үз мәктәбегезнең исеменә, укытучыларыгызның йөзенә тап төшермәссез дип ышанам”, - диде ул.


Укучылар мәйдан уртасына чыгып, һәркайсы аттестатлар - олы тормышка юлламалар алды. Мәктәп һәм район тормышында активлык күрсәткән, спорт өлкәсендә уңышларга ирешкән укучылар, шулай ук волонтерлык хәрәкәте активистлары районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин тарафыннан да билгеләп үтелде. Аларга Мактау Грамоталары һәм волонтерлык кенәгәләре тапшырылды. Укучыларның шатлыгын әти-әниләре, якыннары, дуслары да бүлеште.


Мәйданда җыр-моңнар яңгырады, биюләр тынып тормады. Соңыннан чыгарылыш класс укучылары саубуллашу вальсы биеделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев