Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның эш һәм мәшгульлек үзәгендә – яңа җитәкче

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев җитәкчегә яңа хезмәтендә уңышлар теләде.

(4 апрель, “Апастово-информ”).


Районның эш һәм мәшгульлек үзәгенә яңа җитәкче итеп Илсур Мансур улы Хәлимов билгеләнде.


Ул 1998нче елда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә экономист белгечлеге буенча югары белем алган. Хезмәт юлын ул 1998нче елда “Ак Барс Инвест” оешмасында экономист булып башлап җибәргән. Аннан соң “Ак Барс” Банкта, соңрак район идарәсе җитәкчесе урынбасары һәм кабат “Ак Барс” Банкның Буа һәм Апас филиаллары буенча куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә әйдәп баручы инспектор булып хезмәт иткән. 10 ел дәвамында Апас аграр көллиятендә укытучы һәм директор урынбасары булып эшләгән. Соңгы ике елда районның яшьләр эше һәм спорт бүлеген җитәкләде. Илсур Хәлимов гаиләле. Тормыш иптәше Рәзинә башкарма комитетында әйдәп баручы белгеч. Ике бала тәрбиялиләр.

Реклама


Илсур Мансур улы Хәлимовка яңа эшендә уңышлар теләнде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев ышанычын белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев