Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның “Яшь десантчы” балалар хәрби-патриотик палаткалы лагерьда профилактик-кисәтү чаралары узды

Әлеге чарада балаларга яман гадәтләргә каршы тору чараларын искәрттеләр.

(25 июль, “Апастово-информ”)


Апасның Дәвеш авылында “Яшь десантчы” палаткалы лагере эшли. Биредә балалар өчен төрле спорт чаралары, дискотекалар, хәрби күнекмәләр оештырыла.

Шулай ук балалар өчен төрле кисәтү һәм тәрбия чаралары да уздырыла. Шундыйларның берсе - районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге, ФОРПОСТ, “Яшьлек” үзәге хезмәткәрләре тарафыннан “Ришвәтчелеккә, наркотикларга – юк дип әйтик!” һәм “Цифрлы гигиена” темаларына үткәрелде. Биредә яман гадәтләрдән ерак торырга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеге хакында сөйләшенде. Бу хакта районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев