Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Районның киң киңелле гаиләләренә зур хөрмәт күрсәтелде

Чит балаларга күңел җылысын өләшкән изге күңелле, Җәмил һәм Лилия Насыйровлар гаиләсенә һәм олы йөрәкле Ана Любовь Зотеевага ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

(15 июль, “Апастово-информ”).
Биеш авылында яшәүче Любовь Зотеева дүрт ир балага гомер бүләк иткән, җиде чит сабыйны да җылы кочагына сыендырган бөек Ана, олы йөрәкле хатын-кыз. Ул Биештәге Иоанн гыйбадәтханәсе настоятеле иерей Сергий аткай Грязновның әнисе. Гаилә Биеш авылына Сергий аткайның чакыруы буенча Тольятти якларыннан күченеп кайткан. Улым Сергий Апас якларын якты җир дип атады. Бик ярдәмчел, изге күңелле кешеләр яшәве турында да җылы итеп сөйләде. Тора-бара үзем дә күңелем белән бу якларга тартылдым. Тәрбиягә алган балаларым белән бирегә кайтып төпләндек. Улымның әйткән сүзләренә үзем дә инандым. Биеш авылы халкы ачык йөз белән каршы алды. Ярдәм кулы да суздылар, - дип сөенеп сөйләде ул.
Любовь Зотееваның үз уллары тормыш корып, чит шәһәрләргә таралышкан. Тәрбиягә алган 7 баласының иң олысына 19 яшь. Денис педагогия көллиятендә белем ала. Калган 6 баласы Биеш мәктәбендә укый. Алар барысы да ир-егетләр.
Олы йөрәкле ханым тәрбиягә бала алуның авырлыгын сизми. Башкаларга да курыкмаска киңәш итә.
“Тәрбиягә бала алудан курыкмаска кирәк. Алар минем үз балаларым кебек якын. Өч гаиләдән икешәр бертуган. Билгеле, тәрбиягә бала алу зур җаваплылык өсти. Төрле чаклар була. Шелтәләп алырга да, җитди сөйләшергә дә туры килгәли. Бу бер тәрбия чарасы инде. Алар дөрес аңлап, кабул итәләр. Барысы да саф күңелле, яхшы балалар. Киңәшләремне тыңлыйлар. Фикерләре, уйлары белән кызыксынам. Үз әниләре белән аралашуны да тыймыйм”, - ди ул.
Апаста яшәүче Җәмил һәм Лилия Насыйровлар гаиләсе 8 ятимне үз канаты астына сыендырган. Алар дус һәм бердәм булып гомер кичерәләр. Күптән түгел зур йортлы да булганнар. Ике катлы иркен, якты йортта чисталык һәм тәртип хөкем сөрә. Балалар да пөхтәлекне яраталар. Үзләре дә әниләренә ярдәм итәләр. Барысы да дин сабаклары үзләштерәләр, намаз укыйлар, дога белән яшиләр. Кул эшләренә дә оста алар. Көннең һәр сәгате дөрес итеп бүленгән.
“2017 елда 3 баланы гаиләбезгә алып кайттык. Ике елдан соң кабат 5 баланы куеныбызга сыендырдык. Һәрбарчасы үз балабыз кебек, барысы да бик тәмлеләр. Инде берсен пар канатлы иттек. Бар эштә дә без бергә. Балаларны да бердәмлектә көч, дип тәрбиялибез”, - ди Лилия Насыйрова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев