Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева дәрәҗәле бүләк иясе

Җитәкче “Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

(7 февраль, “Апастово-информ”).


Район мәгариф бүлегеннән хәбәр итүләренчә, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы коллегиясенең күчмә утырышы узган. Биредә югары уку йортлары һәм педагогика көллиятләре җитәкчеләре, психология-педагогика сыйныфлары мәктәпләре директорлары, ТР муниципаль берәмлекләренең башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, шулай ук мәгариф һәм методик хезмәтләр өлкәсендә җирле үзидарә органнары җитәкчеләре катнашкан. “Утырышта педагогик кадрлар әзерләү системасын үстерү мәсьәләсе каралды. Мәгариф хезмәткәрләренең намуслы хезмәте дә билгеләп үтелде. Нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр дәүләт бүләкләренә ия булды. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиевага тантаналы төстә “Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән отличнигы” күкрәк билгесе тапшырылды”, - дип язалар мәгариф бүлегенең социаль челтәрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев