Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның мәгариф идарәсе профсоюзлары өч яклы килешү төзеде

Өч яклы килешү нигезендә хезмәткәргә күп төрле ташламалар һәм ярдәм каралган.

(3 март, “Апастово-информ”).


28 феральдә район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советының берләштерелгән утырышы узды.
Киңәшмәдә район башкарма комитеты, мәгариф идарәсе һәм мәгариф хезмәткәрләренең район профсоюз оешмасы арасында төзелгән өч яклы килешү буенча башкарылган эшкә нәтиҗә ясалды. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, урынбасары Гөлүсә Галләмова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмеева һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре, беренчел профсоюз оешмалары рәисләре катнашты.
Район мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы рәисе Рамилә Шәвәлиева белдерүенчә, 2022 ел социаль партнерлыкның 30 еллыгын билгеләп үтү белән истәлекле булган. Хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек алып бару нәтиҗәсендә уңай эш шартлары булдыру, хезмәт хакын арттыру, һөнәри үсеш мәсьәләләре хәл ителгән, өстәмә ярдәм чаралары, грантлар билгеләнгән, конкурслар хәрәкәте үскән.
“«Социаль партнерлык территориясе» профсоюз проекты ел кульминациясе булды. Ул белем бирү оешмалары арасында бердәм команда булып эшләүнең зур нәтиҗәгә китерүен күрсәтте. Каратун урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы Апас районын республикага лаеклы тәкъдим итте һәм Казанда узган конкурсның йомгаклау чарасында катнашты”, - диде мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмасы рәисе Рамилә Шәвәлиева.
Ул шулай ук район башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советы арасында төзелгән өч яклы килешүнең мөһимлеген ассызыклап узды. Килешү нигезендә мәгариф хезмәткәрләренә ел дәвамында күп төрле ташламалар һәм ярдәм чаралар каралган булуы хакында да мәгълүмат җиткерде.
Районның мәгариф учреждениеләре профсоюз оешмалары Советының беренчел профсоюз оешмалары җитәкчеләре социаль партнерлык үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив эшчәнлеге өчен Мактау Грамоталары белән бүләкләнде.
Россиядә игълан ителгән укытучылар һәм остазлар елы һәм "Икесенә бер һөнәр» Гомумроссия мәгариф профсоюзы проекты кысаларында укытучы һөнәрен үз иткән гаиләләр дә район мәгариф бүлегенең Мактау Грамоталарына ия булдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев