Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән Равия апа Хафизова хөрмәтләнде

Ул 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан котлаулар кабул итте.

(21 июль, “Апастово-информ”).


Равия апа Хафизова районда фидакарь хезмәте белән хөрмәт казанган шәхес. Гомеренең 41 елын җаваплы хезмәткә багышлаган ул. Ленин исемендәге, "Татарстан", "Ярыш" колхозларының баш икъдисадчысы, Апас районы буенча дәүләт салым инспекциясенең хисап бүлеге башлыгы, Пенсия фонды идарәсенең әйдәп баручы юрисконсульты, Кайбыч районының Куланга икмәк кабул итү предприятиесе финанс директоры, "АПАС" агрофирмасы юристы, «Свияга «авыл хуҗалыгы предприятиесе»нең план-икътисад бүлеге начальнигы вазифаларын башкарган. Соңгы елларда Зеленодольск шәһәре (Апас бистәсе) Дәүләт статистикасы бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты булып эшләп, лаеклы ялга чыккан. Кайда гына эшләсә дә, хезмәтен намус белән, җиренә җиткереп үтәгән ул.


“Мин бик таләпчән булдым. Хезмәткәрләрдән дә һәрвакыт шуны сорадым”, - дип искә ала ул үзенең хезмәт елларын.


Равия апа Хафизова бүген дә райодашлар арасында ихтирам казана. 65 яшьлек гомер бәйрәме уңаеннан да ул бик күп котлаулар кабул итте. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина Равия апа Хафизовага район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен ирештереп, Рәхмәт хатын һәм бүләген тапшырды.


Ул шулай ук республика тарафыннан да хөрмәтләнеп, “Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы Ветераннар Советының мактаулы ветераны” исеменә ия булды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев