Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районның спорт өлкәсе эшчәнлегенә нәтиҗә ясалды

Соңгы 5 елда ирешелгән уңышлар барланды, киләчәккә максатлар билгеләнде.

(23 ноябрь, “Апастово-информ”).


Яшьләр үзәгендә ике көн дәвамында узган отчет киңәшмәсендә “Алтын Алка” боз сарае һәм районның спорт мәктәбе тренерлары һәм методистлары үзләренең эшчәнлекләре хакында чыгыш ясадылар, киләчәккә планлаштырылган уй-тәкъдимнәрен белән дә уртаклаштылар, проектларын тәкъдим иттеләр. Биредә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Ринат Гыйльфанов һәм районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин катнашты.
“Физкультура һәм спорт үсеп килүче яшь буынның сәламәтлеген кайгыртуга, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга юнәлтелгән. Спорт үсеп килүче яшь буында көчлелек, җитезлек белән беррәттән ватанпәрвәрлек хисләре дә тәрбияли”, - дип белдерде Ленар Мотыйгуллин. Ул шулай ук районда спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләрнең артуын, спорт объектлары ачылуын билгеләп узды.
Бүгенге көндә районда спорт мәктәбе уңышлы гына эшләп килә. Боз сараеның, йөзү бассейнының, универсаль спорт залының ишекләре һәркем өчен ачык. Тиздән футбол манежы да кулланышка тапшырылачак. Спорт объектларында татарча көрәш, волейбол, хоккей, баскетбол, футбол, йөзү, чаңгы һәм өстәл теннисы буенча укыту-күнектерү дәресләре алып барыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев