Районыбыз авылларында бер-бер артлы каз өмәләре гөрли
Борнаш авылының Гөлүсә Җәләлиева хуҗалыгында да Каз өмәсе узды.
(17 ноябрь, “Апастово-информ”).
Мәдәният өлкәсендә эшләүче дуслар, хезмәттәшләр Җәләлиевлар хуҗалыгында барлык йолаларны үтәп, каз йолкыдылар.
“Авылыбызда каз өмәләре йорт саен диярлек уза. Әлеге өмәләрдә барлык гореф-гадәтләр дә үтәлә. Без дә хуҗалыгыбызда ел саен диярлек каз асрыйбыз. Һәм бәйрәмчә күңелле итеп өмә оештырабыз. Казларны хәрәм булмаслык, хәләл иттереп суйдык, эшкәрттек. Ярдәмгә төрле авыллардан хезмәттәшләрем дә килде. Фидания Мөхәммәтшина, Миләүшә Гобәйдуллина, Зур Болгаердан Рания Вәлиева, Зур Күккүздән Шаһидә Гыйззәтуллина, Барыш авылыннан Ләйсән Зарифуллина һәм Әҗем авылыннан Гөлнар Сәгытдиновага гаиләбез исеменнән рәхмәтебезне белдерәбез”, - ди Гөлүсә Җәләлиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев