Реклама
Җәмгыять
Районыбыз егетләре хәрби хезмәткә китте
4 декабрь иртәсендә район хәрби комиссариатына егетләрне озатырга әти-әниләре, туганнары, дуслары җыелды.
(4 декабрь, “Апастово-информ”).
Каратуннан Әмир Шакиров, Чүрибураштан Ранил Галиев һәм Олы Бакырчыдан Илсур Җамалиев Ил алдындагы изге бурычын намус белән үтәп кайтырга дип юлга кузгалды. Егетләргә районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов район башлыгы Айрат Җиһаншинның изге теләкләрен ирештерде.
“Сез районыбызның – горурлыгы. Кыю, батыр егет булуыгызны Илебез алдында да горур акларсыз дип ышанам”, - диде җитәкче.
Егетләргә “Татарстан Республикасының сугышчан хәрәкәтләр ветераннары Координация Советы” төбәк иҗтимагый оешмасының Апас бүлеге җитәкчесе Фәнис Зәйнуллин үтемле киңәшләрен бирде, хәерле юллар теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев