Районыбыз табигате чистара
Район башлыгы Айрат Җиһаншин табигатьтән файдалану тармагын күзәтү буенча федераль хезмәтенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе (Росприроднадзор) Фаяз Шакиров белән бергә Каратун авыл җирлегендә булдылар.
(3 сентябрь, “Апастово-информ”).
Биредә нефтешлам амбарларының проба үрнәкләрен алу эше башланды. Әлеге үрнәкләр дәүләт экология экспертизасы үткәрүгә җибәреләчәк.
Киләчәктә экологлар әлеге җирләрне “Экология” милли проектының “Генераль җыештыру” федераль проекты кысаларында, нефть маддәләре белән зарарланган җирләр буларак, рекультивация ясау программасына кертүне планлаштыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев