Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Районыбызның “Яшь гвардияче”ләре өлкәннәр гозерен үти

Алар Люция апа Гафиятуллина үтенече буенча агачлар утырттылар.

( 28 октябрь, “Апастово-информ”).


“Яшь гвардияче”ләр штабына Люция апаның гозере керде. Аның йорт тирәсе ташландык хәлдә. Агачлар, күпьеллык чәчәкләр утыртып, утыргычлар да урнаштырсаң, тирәлек матурланып, күркәмләнеп китәр иде. Без бу юнәлештә эшебезне башлап җибәрдек һәм бергәләп 19 чыршы агачы утырттык!, - дип хәбәр итә “Яшь гвардияче”ләр җитәкчесе Илдар Салаватов.
“Тирәбезне яшелләндереп, агачлар үсеп утырса, өлкәннәргә дә, узып баручыларга да ял итәр өчен шәп урын булыр иде. Яшьләргә гозеремне үтәүләре өчен бик зур рәхмәтемне белдерәм. Язын тирәбезне чәчәкләргә дә күмәрләр дип ышанып калам”, - ди Люция апа.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев