“Рамазан” мәчетендә “Әлифба” бәйрәме үтте
Анда беренче ел дин сабагы алучылар катнашты.
(5 декабрь, “Апастово-информ”).
Мөгаллимә Дания абыстай матур эчтәлекле, гыйбрәтле вәгазьләр, риваятьләр сөйләде. Укучылары арасында дин нигезләре буенча белемнәрен ачыклау өчен викторина үткәрде. Анда гарәп телендә сүзтезмәләр укылды, мөнәҗәтләр көйләнде. Кичәдә катнашучылар дин нигезләре буенча белем алырга бик теләп йөрүләрен белдерделәр. Бәйрәм мул чәй табыны артында күңелле аралашулар белән дәвам итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев