Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Рамазанов Татарстан Республикасында пассажирлар йөртүче автобусларны кулга алу буенча пилот проекты турында сөйләде

Бүгенге көндә республикада сигез машинага арест салынган.

(21 июль, “Апастово-информ”).


Татарстанда сигез пассажир автобусына май аеннан алып, транспорт законнарын бозган өчен арест салынган. Ространснадзор дәүләт юл күзәтчелегенең Урта-Идел төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Рамазанов бу хакта "Татар-информ" матбугат агентлыгы белән әңгәмәсендә сөйләде.

"Безнең арест салынган транспорт чараларын саклау буенча берникадәр проблемабыз бар иде. Республика Хөкүмәте “Юл хәрәкәте иминлеге” ГБУсына урнаштыру мөмкинлеге бирде. Бүгенге көнгә сигез транспортка арест салдык”, - диде Рамазанов.

Реклама

Аның әйтүенчә, биш автобуска пассажирларны үз белдекләре белән законсыз, регуляр маршрутта йөрткәннәре өчен, арест салынган. Ике автобуска - лицензияләр реестрына кертелмәгәнгә, ә бер автобуска транспорт хуҗасының иминиятләштерү килешүе булмаганы өчен арест салынган һәм аларның эшчәнлеге туктатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев