Рәмис Ногманов: “Бик четерекле эш булса да, яшьләр бик тырыштылар
Апас туган якны өйрәнү музеенда аграр көллияте студентлары агачтан сувенирлар ясап карадылар.
(24 март, “Апастово-информ”).
Башта укучылар сәнгатьнең төрләре белән таныштылар. Аннары ярым эшләнелгән әзер агач материалларны көйдереп, рәсем ясап карадылар. Бик сокландыргыч эшләр килеп чыкты. Суыткычка ябыштырылып куела торган магнит исемнәр, догалар, кайнар таба астына кую тактасы, төрле туризм билгеләре, логотиплар, нәзәкатьле ручкалар – ни генә юк иде.
|
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев