Рәмзия әби Нурмиева: “Ходай түземнәрне ярата”
Түбән Биябашы авылында гомер итүче Рәмзия әби Нурмиева 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.
(7 сентябрь, “Апастово-информ”).
Акъәбине район башлыгы исеменнән районның социаль яклау идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гайнуллина котлады һәм чәчәк бәйләме бүләк итте. Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин да юбилярга ихлас теләкләрен җиткереп, истәлекле бүләк тапшырды. Кызлары, оныклары Рәмзия әбигә кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре бүләк итте.
Рәмзия әбинең тормыш юлы бик гыйбрәтле. Сугыш чоры баласы буларак, ачлыгын-ялангачлыгын да узган ул, яшьтән үк авыр хезмәт белән дә сыналган, газиз балаларын югалту ачысын да сабыр йөрәге аша кичерә алган.
“Хәсрәтләр белән сыналсам да, картлыгым рәхәттә уза. Кызларым, оныкларым өрмәгән җиргә дә утыртмый, оныкларым минем өчен өзелеп торалар. Аларның назы – минем өчен иң олы бүләк”, - ди ул үзе.
Рәмзия әби балачактан авыр хезмәттә булган. Бишенче сыйныфны тәмамлауга эш арбасына җигелгән. Фермада сыерлар, сарыклар караган. Аннары үзе тормыш коргач, кибеттә сатучылык та иткән.
“Тормыш авырлыкларына бирешмәскә кирәк. Нинди генә хәлдә дә сабыр булып калыгыз. Ходай түземнәрне ярата”, - ди әбекәй.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев