Рәшидә Гобәйдуллина: “Таякка эшләгән буын без”
Дәвеш авылында яшәүче Рәшидә әби Гобәйдуллина 95 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады.
(17 апрель, “Апастово-информ”).
Рәшидә әбине олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Дәвеш авыл җирлеге башлыгы Таһир Хөсәенов тәбрикләде. Юбилярга Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
“13 яшемнән эшкә чыктым. Куйган хезмәтләрне санап та бетереп булмас. Үгез җигеп эшләдем. Колхозда, икмәк суктыру, кыр эшләрендә йөрергә туры килде. Зөя елгасын буу эшләре дә эләкте. Таякка эшләдек. Заманасы шундый иде”, - ди Рәшидә әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев