Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Равия Галиәкбәрова: “Хезмәттәшләрем миңа икенче гаиләм кебек“

Район башкарма комитеты территориаль үсеш бүлегенең әйдәп баручы белгече Равия Галиәкбәрова әлеге хезмәттә зур хөрмәткә ирешкән хезмәткәр.

(29 март, “Апастово-информ“).


Лаеклы ялга китү сәбәпле, Равия Галиәкбәровага олы хөрмәт күрсәтелде. Ул Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советының Рәхмәт хатына, район башлыгының Рәхмәт хатына һәм Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медаленә лаек булды. Район башлыгы Равил Хисаметдинов хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен ирештерде.
Равия Галиәкбәрова иң элек 15 ел салым инспекциясендә хезмәт итә. Аннан район башкарма комитетына эшкә килә. Территориаль үсеш бүлегендә 16 ел үз вазифасын төгәл һәм белеп башкара. Сабырлыгы, тыйнаклыгы, эшенә җаваплы каравы белән дә аерылып тора ул.
“Эшемне яратып башкардым. Хезмәттәшләрем миңа икенче гаиләм кебек инде. Зур рәхмәт хезмәтемне бәяләгән җитәкчеләргә“, – ди Равия апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев