Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшли

Үзизоляция чорында район буенча 5 балалар бакчасында дежур төркемнәр оешты.

(6 апрель, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).

Коронавирус таралу куркынычын кисәтү максатыннан, район балалар бакчалары гадәти булмаган эш режимына күчте. Аларның күпчелеге карантинга ябылды. Кайберләрендә дежур төркемнәр оешты.

“Бүгенге көндә район буенча 5 балалар бакчасында дежур төркемнәр эшли. Бу төркемнәргә барлыгы 28 бала йөри. Алар карантин вакытында эшләүче әти-әниләрнең шәхси гаризалары нигезендә кабул ителә”, - дип белдерде район мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Рамилә Шәвәлиева.


Шулай ук бу вакытта балалар бакчаларында коронавируска каршы төрле кисәтү чаралары да алып барыла. Дежур төркемгә кергәндә баланың тән температурасы үлчәнелә. Авыру билгеләре күзәтелгән очракта ул кабул ителми. Шулай ук балаларның сәламәтлеге көн дәвамында да күзәтелә. Балада авыру билгеләре сизелсә, шундук әти-әниләренә хәбәр ителә һәм өенә җибәрелә. Бүлмәләр, коридорлар ике сәгать саен юешләп җыештырыла, антисептик чаралар белән эшкәртелә, җилләтелә.

 

фото: https://pixabay.com/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев