Район банкоматларында 2000 сумлык яңа акча купюралары пәйда булды
Район сату нокталары, банкоматларда 2000 сумлык яңа акча купюралары пәйда булды. Бу көннәрдә хокук сакчылары, авыл җирлекләре, район башкарма комитеты вәкилләре халык арасында аңлатулар алып баралар. Без күнеккән 10, 50, 500, 1000, 5000 сум кәгазь акчалардан аермалы буларак, аларның дизайн-ясалышы, бизәлеше һәм саклык таләпләре үзенчәлеклерәк. -Яңа купюралар Россиядә ел башыннан...
Район сату нокталары, банкоматларда 2000 сумлык яңа акча купюралары пәйда булды. Бу көннәрдә хокук сакчылары, авыл җирлекләре, район башкарма комитеты вәкилләре халык арасында аңлатулар алып баралар. Без күнеккән 10, 50, 500, 1000, 5000 сум кәгазь акчалардан аермалы буларак, аларның дизайн-ясалышы, бизәлеше һәм саклык таләпләре үзенчәлеклерәк. -Яңа купюралар Россиядә ел башыннан рәсми рәвештә әйләнешкә керде. Бу акчаларны кибетчеләр кабул итәргә тиеш, тик бу очракта саклык кемгә дә комачауламас. Аның чын булуына шикләнә калсагыз, шундый купюра белән түләүчеләрне хәтерегездә калдырыгыз яки 02 телефоны аша безгә хәбәр итегез,-ди район полиция җитәкчесенең җәмәгать тәртибен саклау буенча урынбасары Фәнис Шәрәфуллин.
Ришат Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев