Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чираттагы утырыш узды

Утырышның көн кадагында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча 5 җитди мәсьәлә каралды.

(26 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).


Районның төрле өлкә җитәкчеләре, белгечләре юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүдә булган проблемалар, балалар травматизмын кисәтү буенча профилактик эш алып бару, мәктәп автобусларының яңа уку елына балаларны йөртергә әзерлеге, яшь шоферларны әзерләүнең торышы һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгын күтәрү кебек мәсьәләләр хакында чыгышлар ясадылар.

Районның ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Румбик Гәрәев үзенең чыгышында балаларның юлларда электросамокатларда, электроскутерларда чабып, үзләренә дә, тирә-юньдәгеләргә дә куркыныч тудыруы турында борчылуын белдерде. Балалар белән эшләүче белгечләргә моның буенча профилактик чараларны арттыруны сорады.

“Әгәр дә шундый очракларга тап булсагыз, тиз арада безгә элемтәгә чыгыгыз. Балаларыбыз тормышын куркыныч астына куймыйк”, - дип кисәтте ул.
Апас урта мәктәбендә балаларга юлда йөрү кагыйдәләренә багышланган күп төрле чаралар, класс сәгатьләре, әңгәмәләр даими уздырылып тора. Каникул чорында да кисәтү, аңлату эшләре алып барыла. Директор Гүзәлия Зыятдинова бу хакта алып барылган эшләр буенча хисап тотты.

Реклама

Утырышта шулай ук балаларны яңа уку елында автобуслар белән тәэмин итүнең торышы хакында да чыгыш тыңланды. Яңа уку елында 16 автобус балаларны укырга йөртәчәклеге, шуларның 4се өр-яңа булуы, барлык автобусларның да төзек, таләпләргә туры килүе турында хәбәр ителде.
Балаларны куркыныч астына куймас өчен кайбер авыл җирлек башлыклары авыл юлларында ясалма киртәләр булдыруны сорадылар. Аларның мөрәҗәгатьләрен исәпкә алырга дип килешенде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев