Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы Айрат Җиһаншин оешмалар белән танышуын дәвам итә
Бу юлы ул “Икмәк” оешмасы һәм Апас “Кояшкай” балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышып чыкты.
(21 март, “Апастово-информ”).
“Икмәк” оешмасы 15 төрдә икмәк-күмәч, кондитер һәм макарон товарлары чыгара. Продкуция җитештерү өчен кирәкле ингредиентлар белән тәэмин итү проблемасы юк биредә. Кооператив көнгә 1,5 тонна икмәк-күмәч товарлары җитештерә.
“Районда азык-төлек продуктларына кытлык юк. Шуңа күрә ясалма ажиотаж тудырырга кирәкми”, - ди район башлыгы.
Җитәкче шулай ук Апас “Кояшкай” балалар бакчасында да булды. Бгенге көндә биредә машиналар тукталышы урыны мәсьәләсен хәл итү буенча сөйләшүләр бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев