Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Айрат Җиһаншин полиция хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

Районның полиция хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

(10 ноябрь, “Апастово-информ”).


Тантаналы чарада район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашып, тәбрикләүләрен ирештерде, изге теләкләрен юллады.
“Бүгенге көндә сездән бик зур сабырлык, һөнәри осталык таләп ителә. Җаваплы хезмәтегездә уңышлар, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаиләләрегезгә иминлек һәм түземлек, куйган максатларыгызга ирешүегезне телим”,- диде ул.
Район эчке эшләре бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин коллективның намуслы хезмәтен, уңышларын билгеләп үтте.
“Безнең хезмәт куркыныч һәм авыр булса да, сез аны намус белән, җиренә җиткереп башкарасыз. Һәрберегезгә бары тик уңышлар насыйп булсын. Сәламәт булыгыз. Гаиләләрегезгә иминлек, тынычлык телим”, - дип, ихлас теләкләрен юллады җитәкче.
Чара бүләкләүләр белән дәвам итте.
Хезмәт вазифаларын нәтиҗәле, намуслы башкарган, югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр район башлыгының Рәхмәт хатлары, Эчке эшләр министрлыгының "Хезмәттәге уңышлары өчен" I, II, III дәрәҗә медальләре белән бүләкләнде. ЮХИДИ бүлегенең яшь хезмәткәре Анис Гобәйдуллин өчен бәйрәм көне аеруча истәлекле булды. Аңа полициянең кече лейтенанты исеме бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев