Район башлыгы балаларга бәйрәм тамашасы бүләк итте
Район мәдәният йортында район башлыгының Чыршы бәйрәме узды
(5 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).
Республикакүләм, Рәсәйкүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында җиңүле урын алучылар, мөмкинлекләре чикләнгән һәм опекада торучы балалар район мәдәният йортына Чыршы бәйрәменә җыелдылар.
Бәйрәмдә шулай ук район башлыгы Равил Хисаметдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның урынбасары Луиза Сафина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Мингазиев та катнашты.
Бәйрәм барышында иң сәләтле балалар сәхнә түренә чакырылып, район башлыгы кулыннан сертификатлар алдылар. Балаларга район җитәкчелеге тарафыннан мактаулы җылы сүзләр, тәбрикләүләр яңгырады.
“Киләчәктә дә әти-әниләрегезне, укытучыларыгызны тыңлап, яхшы билгеләренә генә укып, районыбыз данын еракларга таратып яшәвегезне, исән-сау булуыгызны телим”, - дип тәбрикләде балаларны район башлыгы.
Алдагы еллардан аермалы буларак, быел бәйрәм ике өлешкә бүленеп, саклык чаралары күреп оештырылды. Төшкә чаклы бәйрәм тамашасына чакырылучыларның аерым бер төркеме килде, төштән соң бәйрәмдә уку отличниклары катнашты.
Район башлыгы Равил Хисаметдинов иганәчеләр белән берлектә, балаларга театральләшкән тамаша да бүләк итте. Балалар Буа драма театры артистлары сәхнәләштергән күренешләрне карап, рәхәтләнеп ял иттеләр, күңел ачтылар.
“Безгә шундый кызыклы тамаша әзерләп, тагын бер мәртәбә бәйрәм кәефе бүләк итүчеләргә бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә сынатмабыз”, - дип теләде Апас урта мәктәбе укучысы Регина Гыйбадуллина.
Балалар Чыршы бәйрәменнән тәмле күчтәнәчләр алып, канәгать калып, киләчәктә дә уңышларга ирешергә, укуда да сынатмаска сүз биреп таралыштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев