Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы җирлекләр белән танышуда яңа максатлар куйды

Район башлыгы Равил Хисаметдинов җирлекләр белән танышуны дәвам итте.

Бүген әлеге чара Югары Акхуҗа, Сатмыш, Югары Ындырчы, “АгроАктив“ һәм Кормаш хуҗалыкларында узды.

Югары Акхуҗа җирлегендә мәктәптә балаларны ашату мәсьәләсенә тукталды. Балалар бакчасында җылылык һәм уңайлылыклар белән танышты.

 – Бүгенге көндә мәктәптә 45 бала укый. Ике тапкыр ашатабыз. Мәктәп яны кишәрлегендә үскән яшелчә, бәрәңге быел бик уңды. Салатлар ясыйбыз, боткалар, кайнар аш бирәбез. Әти-әниләр дә ярдәм итә, - диде мәктәп директоры Айрат Мәрданов.

Карамасар авылында капиталь ремонт башланырга торган авыл клубын да карады, үзенең киңәшләрен бирде. “Свияга” агрофирмасы җитәкчесе Марат Хәсәнов белән берлектә “Апас“ берләшмәсенә караган фермаларны һәм Кормаш сөтчелек комплексын карады. Хуҗалык җитәкчеләренә сөт савуны арттыру, фермаларны төзекләндерү буенча республикакүләм программаларга мөмкин кадәр күбрәк катнашырга, терлек санын арттыру бурычын йөкләде. Сатмыш авыл җирлегендә кулланылмый торган биналарны башка максатларда куллану, авыл җирлеге бинасын капиталь төзекләндерү буенча сөйләшенде. Шыгай авылы клубын карадылар. Имәлле ярларын чистартучы оешма җитәкчесе белән очрашты. Югары Ындырчы авылындагы мәктәп бинасының спорт залы клуб итеп төзекләндерелә башлады. Биредә булып үзенең киңәшләрен бирде. “АгроАктив“ хуҗалыгы җитәкчесе белән очрашып аларның эшчәнлекләре белән танышты. Яңа техникалар булдыру буенча теләкләрен хуплады. Киләчәктә республикакүләм программаларда катнашырга һәм фермаларны төзекләндереп, терлек санын арттыру буенча эшләргә дигән бурыч куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев