Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы райондашларга дәва, күтәренке рух өләшүче һәм ярдәм күрсәтүче хезмәт ияләренә олы хөрмәтен белдерде

Район мәдәният йортында районның медицина, социаль яклау, мәдәният хезмәткәрләренә, волонтерлар хәрәкәтендә катнашкан райондашларга багышланган бәйрәм чарасы узды.

(29 декабрь, Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


Район башлыгы Равил Хисаметдинов халык сәламәтлеге сагында торучы шәфкать ияләрен, ярдәм кулы сузучы социаль яклау хезмәткәрләрен, халыкны рухландырып торучы мәдәният хезмәткәрләрен Яңа ел бәйрәме белән тәбрикләп, хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде.
Нәтиҗәле хезмәт иткән, район үсешенә зур өлеш керткән хезмәткәрләргә Апас районы оешуның 90 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре, район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Озак еллар намуслы хезмәт иткән хезмәткәрләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау Грамотасына, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларына ия булдылар.
Залда утыручы һәркемгә аллы-гөлле чәчәкләр бүләк ителде. Район мәдәният йорты, Буа, Тәтеш районнарының мәдәният хезмәткәрләре, Каратун мәктәбенең “Хыял”, Апас сәнгать мәктәбенең “Ритм” бию төркемнәре балалары һәм “Безнең заман-Наше Время” фестивалендә уңышлы чыгыш ясаган мәгариф хезмәткәрләре дә котлауларга кушылып, бәйрәм кәефе өстәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев