Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы Равил Хисаметдинов 879 нчы сайлау участогында үз тавышын бирде
879 нчы номерлы сайлау участогы район мәдәният йортында урнашкан. Бүген биредә Татарстан Республикасы Президенты сайлауларында район башлыгы Равил Хисаметдинов үз тавышын бирде.
(13 нче сентябрь, “Апастово-информ”).
“Бүген чын мәгънәсендә бәйрәм көне. Без Республика Президентын сайлыйбыз. Нәкъ менә 13 нче сентябрь көне безнең киләчәктәге сәясәтне, республиканың, районның үсеш юнәлешен билгеләячәк. Сайлау участокларында барлык таләпләр үтәлә, халык та актив”, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев