Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Равил Хисаметдинов кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашты

Очрашу үзәк ресторанда түгәрәк өстәл артында узды. Биредә шулай ук җитәкчеләр, тикшерү хезмәте вәкилләре дә чакырулы иде.

–Сезнең белән бар проблемаларны уртага салып сөйләшү, теләк-тәкъдимнәрегезне тыңлау, киләчәктә эшмәкәрлекне җәелдерү максаты белән җыелдык. Төрле грантлар, республика программалары эшли. Аларда катнашырга чакырабыз. Дәүләт булышам, дип торганда, куркып калмаска кирәк. Тәкъдимнәрегезне тыңлыйбыз, ярдәм итәргә тырышабыз, – диде район башлыгы һәм “Апасның бренды булырлык“ эшчәнлек төре башлау тәкъдиме белән дә чыкты.
Эшмәкәрлек алып баручы райондашлар үзләренең сорауларын бирделәр һәм урында ук җаваплар да алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев