Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Равил Хисаметдинов прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

“Апас прокуратурасында хезмәт итүчеләрне, ветераннарны, аларның гаиләләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим”, - диде ул.

(12 гыйнвар, “Апастово-информ”).


12 гыйнвар - прокуратура хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Бу уңайдан район башлыгы Равил Хисаметдинов прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте.
“Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелемнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе прокуратурасы көне белән котлыйм. Кеше хокуклары һәм иминлегенең сакланышын күзәтү, дәүләтнең законлы мәнфәгатьләрен яклауда армый-талмый хезмәт итү, җинаятьчелек, җәмгыять өчен куркыныч гамәлләргә каршы көрәш сезнең хезмәтегездә төп юнәлеш. Җир йөзендә гаделлек хөкем сөрсә, тормышыбыз тагын да яктырак, имин булыр.
Бүген Апас прокуратурасында хезмәт итүчеләрне, ветераннарны, аларның гаиләләрен бәйрәмнәре белән тәбрик итәм, сәламәтлек, җаваплы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим”,- дип теләде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев