Реклама
Җәмгыять
Район башлыгы тарафыннан кыр батырларына премияләр тапшыру дәвам итә
Алдынгылар бүләкләнә.
(21 август, “Апастово-информ“).
Әлеге махсус премиягә Горбунов берләшмәсеннән Илдүс Кәлимуллин, Наил Юнусов, Марат Гыйбадуллин, “Апас“ берләшмәсеннән Ирек Юзеев лаек булдылар. Район башлыгы Равил Хисаметдинов аларга олы хөрмәтен белдереп, Рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк тапшырды.
“Эшеңне күреп, уңай бәяләгәч рәхәт булып китә. Тагы да күбрәк эшкә рухландыра“, - ди Илдүс Кәлимуллин.
“Апас“ берләшмәсе комбайнчысы Ирек Юзеев та 2003нче елгы комбайны белән кырлар иңли. Комбайнчы аны карап-майлап, төзек хәлдә тотарга тырыша. Шуңа “тимер аты“ иске булса да, хуҗасының кәефен төшерми, сәгать кебек эшләп тора.
“Берләшмәдә премияне беренче булып алуым белән горурланам. Әле күптән түгел генә улыма яңа комбайн бирделәр. Аның өчен дә бик сөенәм“, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев