Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы яшь белгечләр белән очрашты

Төрле тармакта хезмәт куючы яшьләр кызыксындырган сорауларына җаваплар алды.

(1 июль, “Апастово-информ”).


Апасның “Яшьлек” яшьләр Үзәгендә яшь белгечләр белән мөһим очрашу узды. Биредә район башлыгы Айрат Җиһаншин төрле тармакта эшләүче алдынгы яшьләр белән очрашты.
“Районга эшкә кайткан һәр белгеч безнең өчен кадерле. Без үз чиратыбызда аларга хезмәт итү, яшәү һәм гаилә кору өчен уңайлылыклар тудырырга тырышабыз. Яшь белгечләрнең фикерләрен, сорау-тәкъдимнәрен тыңлыйбыз. Әлеге очрашуыбызның максаты да яшь белгечләр белән ачыктан-ачык сөйләшү, кызыксындырган сорауларына җавап бирү”, - дип белдерде район башлыгы.
Очрашу җылы, эчкерсез әңгәмә рәвешендә барды. Яшь белгечләр тарафыннан төрле сораулар яңгырады, эшлекле тәкъдимнәр дә булды. Сораулар күбрәк яшьләр тормышы, яшь белгечләр өчен кызыксындыру чаралары хакында, киләчәк өчен башкарылган эшләр турында иде. Торак мәсьәләсе көн кадагында булган иң мөһим мәсьәләләрнең берсе буларак ассызыкланды.
Очрашу тантаналы шартларда тәмамланды. Биредә катнашкан яшь белгечләр район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булды.

#яшәавылымминем 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев