Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район башлыгы Кубогы Апас көрәшчеләрендә

Бүген Апас мәктәбе спорт залында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча зональ ярыш үтте. Ярышта Апас, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа районнарыннан килгән 125 көрәшче егет бил алышты. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм башкала кунаклары Татарастанның татар-башкорт милли көрәше Федерациясе директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Халыкара спорт судьясы Рифкать...

Бүген Апас мәктәбе спорт залында район башлыгы Кубогына милли көрәш буенча зональ ярыш үтте. Ярышта Апас, Яшел Үзән, Чүпрәле, Буа районнарыннан килгән 125 көрәшче егет бил алышты. Биредә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм башкала кунаклары Татарастанның татар-башкорт милли көрәше Федерациясе директоры, СССРның спорт мастеры Равил Хәйруллин, Халыкара спорт судьясы Рифкать Җәләев, Милли көрәш Республика Федерациясе Президиумы әгъзасы Атлас Гафиятов зур көрәш ярышын ачып, егетләргә уңышлар теләделәр. Нәтиҗәдә, иң асыл көрәшчеләр, абсолют батырлар булып Апастан Айрат Салаватуллин һәм Ранил Сөнгатуллин танылды. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр, Дипломнар, ә баш батырларга тәкәләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев