Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык райондашларны Сабантуй бәйрәме белән котлады

Искиткеч гүзәл, күңелле һәм зур бәйрәм ул - Сабан туе. Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-татулык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны очраштыра. Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да татар...

Искиткеч гүзәл, күңелле һәм зур бәйрәм ул - Сабан туе. Ата-бабаларыбызның казанышлары һәм замандашларыбызның уңышлары белән горурланып яшәүче халкыбызның тырыш, намуслы хезмәттән соң бәйрәм итәргә тулы хакы бар. Нигезендә икмәк, фидакарь хезмәт, дуслык-татулык яткан Сабантуйлары туган белән туганны, күптән күрешмәгән классташларны, авылдашларны очраштыра. Хөрмәтле райондашлар, кадерле кунаклар! Барыгызны да татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе белән кайнар котлыйм. Хезмәтегездә уңышлар, гаиләгезгә татулык, илгә-көнгә тынычлык телим. Табыннарыбыз мул булсын, икмәкләребез уңсын, җиһанда татулык хөкем сөрсен. Сабантуйлар котлы булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев