Район буенча 11736 гектар мәйданда уҗым культуралары тукландырыла
Район кырларында уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру тулы куәтенә бара.
(31 март, Гүзәл Хилавиева, “Апастово-информ”).
Районның баш агрономы Нияз Гыйсмәтуллин сүзләренә караганда, уҗым культуралары 11736 гектар мәйданны тәшкил итә.
– Уҗымнар әйбәт кенә кышлап чыкты. Бүгенге көндә азотлы ашлама белән тукландыру эше бара. “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгы беренчеләрдән булып башлады һәм үзвакытында тәмамлады. Агрофирма буенча алдынгы урыннарда Әлмәндәр һәм Йомралы берләшмәләре бара. Вакыт бик тиз үтә, тиздән сабан культураларын чәчүгә керешәчәкбез, - диде ул.
“Свияга” агрофирмасы Чүрибураш бүлекчәсенең 74 гектарлы арыш кырында кызу эш кайный иде. Механизаторларның туктап сөйләшеп торырга да вакытлары юк. Танай-Турай авылында яшәүче Равил Абдуллин тугызынчы сезонын тракторы белән ашлама чыгару эшен башкара.
– Эш көнебез иртәнге 4 тә башлана. Һәрбер эшнең үз вакыты бар. Уҗымнарны тукландыру да тиешле таләпләргә туры килергә тиеш. Бүген менә иртә таңнан 74 гектарлы арыш кырына сиптердек. Хәзер 115 гектарлы бодай кырына күчәбез. Берничә көн эчендә тәмамларга тырышабыз, - диде алдынгы механизатор.
Рамил Гашигуллин “Амкодор” тракторы белән төяп тора. “Туман” тракторында ашлама сиптерү эшен башкарыла.
– Язның бер көне, ел туйдыра дигән борынгылар. Без дә шуны истә тотып эшлибез. Механизаторларыбыз алга куйган бурычларны төгәл һәм зур җаваплылык белән башкаралар, - диде бүлекчә җитәкчесе Марсель Сәмигуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев