Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре быел да балаларга мәктәпкә җыенырга булышканнар

"Мәктәпкә җыенырга булыш" республика акциясе Татарстанда 2007 елдан гамәлгә кереп, без һәр елда аңа үзебезнең саллы өлешебезне кертәбез,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин. -Быел да үзара акча җыйдык һәм районда күп балалы гаиләләр арасыннан 3 бертуган бала-Карабайдан 4 яшьлек Ринат, быел беренче сыйныфка укырга керүче Азат һәм 4...

"Мәктәпкә җыенырга булыш" республика акциясе Татарстанда 2007 елдан гамәлгә кереп, без һәр елда аңа үзебезнең саллы өлешебезне кертәбез,-ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин.

-Быел да үзара акча җыйдык һәм районда күп балалы гаиләләр арасыннан 3 бертуган бала-Карабайдан 4 яшьлек Ринат, быел беренче сыйныфка укырга керүче Азат һәм 4 нче сыйныфка аяк баскан Ислам Мөхәммәтшиннарга мәктәп кирәк-яраклары тулы бүләкләр пакеты илтеп тапшырдык. Аларны балаларга Йомралы мәктәбе укытучылары белән бергәләп бирүнең дә үз мәгънәсе бар-укучы абыйлары, тагын 3 елдан алар белән бергәләп мәктәптә укыячак энекәшләре Ринат та балигъ булмаганнар белән эшләү һәм балалар хокукларын яклау инспекторына, мәктәп директоры Радик Газизовка яхшы укырга, тәртипле булырга сүз бирделәр. Моннан тыш без районның тагын берничә мәктәбендә укучы, безнең яклауга мохтаҗ балаларга да ярдәм итәчәкбез, - дип белдерде җитәкче .

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: помоги собраться в школу акция