Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре сугыш һәм хезмәт ветераны Гази Фәсхи улы каберлегенә чәчәкләр салдылар

Район эчке эшләр бүлеге коллективы үз ветераннарын даими искә алып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә дә алар исәннәрнең өйләрендә барып тәбрикләделәр, ә вафат булучыларның зиратларына чәчәкләр салдылар. Апас авылыннан милиция өлкән лейтенанты Сәмитов Гази Фәсхи улы 1942-1945 елларда икенче Белоруссия фронтында орудия командиры була. Сугышта күрсәткән батырлыклары...

Район эчке эшләр бүлеге коллективы үз ветераннарын даими искә алып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан бу көннәрдә дә алар исәннәрнең өйләрендә барып тәбрикләделәр, ә вафат булучыларның зиратларына чәчәкләр салдылар.

Апас авылыннан милиция өлкән лейтенанты Сәмитов Гази Фәсхи улы 1942-1945 елларда икенче Белоруссия фронтында орудия командиры була. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен икенче һәм өченче дәрәҗә Дан орденнары, "Батырлык өчен" һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан кайткач дистә еллар дәвамында район эчке эшләр бүлегендә эшли, 1993 елда вафат була.

Район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, ярдәмчесе Фәнис Шәрәфуллин, кече лейтенант Рәсим Гатауллин һәм ветеранның улы Әнвәр Сәмитов сугыш һәм хезмәт ветераны Гази Фәсхи улы каберлегенә чәчәкләр салдылар, бер минут тынлык белән искә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев