Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район фермерлары илебез табынын баетуда үзләреннән саллы өлеш кертәләр

Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстанда 30 уникаль программа дәвам итә. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерү максатыннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә күбрәк ярдәм итүгә нигезләнгән. Районыбызда тырыш, һәр программаны дөрес аңлап, булсынга дип эшләүче халык яши. Моның өчен мөмкинлекләр, шартлар җитәрлек. - Районда 25 фермер хуҗалыгы бар. Шуның...

Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, Татарстанда 30 уникаль программа дәвам итә. Шуларның берсе - авыл хуҗалыгы тармагын тагын да үстерү максатыннан, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә күбрәк ярдәм итүгә нигезләнгән.

Районыбызда тырыш, һәр программаны дөрес аңлап, булсынга дип эшләүче халык яши. Моның өчен мөмкинлекләр, шартлар җитәрлек.

- Районда 25 фермер хуҗалыгы бар. Шуның 17се гаилә фермалары, 5се башлап җибәрүче фермерлар. Калганнары үсемлекчелек белән шөгыльләнәләр. Гаилә фермаларын төзүдә Аюкөйдергән, Тәүгелде, Йомралы, Морзалар, Әҗем, Шонгаты, Борнаш фермерлары Республика Президент программасы нигезендә грантлар алып эшләрен җайлап җибәрделәр. 2012 елда, программа гамәлгә кергәч тә, биш фермер бу мөмкинчелектән файдаланды. Бүген һәркайсының эше җайлы бара. Алар арасында авыл хуҗалыгы культураларын үстерүче дә, терлек симертүче дә, каз үстерүче, бәрәңге игүче дә бар. Илебез табынын баетуда алар үзләреннән саллы өлеш кертәләр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс бүлеге җитәкчесе Рифкать Ибәтуллин.

Президент программасы буенча быелгы елның гыйнвар-февраль айларында хуҗалыкларга сөт өчен субсидия бүленгән. Шулай ук язгы чәчү үткәрү, ашламалар сатып алу өчен 30 миллион 797 меңлек субсидия бирелгән.

Янгелде авылында яшәүче, әле яңа гына "Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" исеменә лаек булган фермер Илһам Баһавиев та дәүләт программаларында уңышлы катнашуына сөенә.

- Җир эше җиңелләрдән түгел, ә лидер Рөстәм Миңнехановның безне аңлап, авыл кешесенең хәленә кереп шундый файдалы программалар чыгаруы күңелне сөендерә. Эшләгән саен эшлисе генә килеп тора. Ил табынын баетуга өлеш кертә алуыма шатланам. Районда авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча үз эшен ачучылар арта баруын да хуплыйм. Мөмкинлекләр елдан-ел арта бара бит, - ди Илһам.

Колгына авылыннан Илдар Насыйбуллин үз эшен дүрт ел элек башлап җибәрә.

- Хөкүмәтебез ярдәме белән каз үстерә башладым. Беренче елны 200 баш үстердем. Хәзер минем фермада 3 мең баш каз бар. Үсеп җиткәне урнашып бара, каз итенә сорау зур, - ди бу тәвәккәл фермер.

Фермерларның кайсы белән генә әңгәмә корсаң да, иң беренче Республика лидеры программаларының уңай якларын саныйлар. Чыннан да фермер хуҗалыклары оешып, күпме кешегә өстәмә эш урыннары тудырылган, әйбәт хезмәт хакы, тормыш-көнкүрешенең тагын да яхшыруы һәм башкалар.

Быелдан башлап, терлекләрнең баш санын арттыру, шулай ук нәсел эшен яхшырту максатыннан, ясалма орлыкландыру технологларына кызыксындыру чарасы буларак, 1 баш алынган бозауга 120 сум күләменнән субсидия түләнә башлаган.

- Берләшмәләрнең ясалма орлыкландыру технологлары бу программадан бик канәгать, быелның беренче кварталы өчен субсидияләр алдылар инде, - ди Рифкать Ибәтуллин.

Республика лидеры программасы нигезендә терлекчелек фермаларында капиталь ремонт эшләре тулы куәтенә бара. Узган ел Шыгайда 200 баш сыерга исәпләнгән ике, Йомралыда 300 баш терлеккә исәпләнгән ике, быел Әлмәндәрдә 200 баш терлеккә исәпләнгән бер ферма ремонтланган. Хәзер Урта Балтайда ремонт эшләре бара. Силос саклагычлар да шул программалар нигезендә төзекләндерелгән. Бер тана алучыга 15 мең субсидия бирелүе, мини-ферма төзелеше өчен өстенлекләр турында да райондашлар хәбәрдар һәм бу өстенлекләрдән бик теләп файдаланалар да.

Ил-көннәребез имин, халкым сау-сәламәт булганда табыннарыбыз мул, тормышларыбыз җитешле булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев